Вики хатын-кызларны ярата/ХатынКызСүзе
Викиөзек нигезендә беренче тапкыр 2020 елның октябрендә узган #SheSaid проекты баштан ук уңышлы булып чыкты! 2021 елның 5 гыйнварына катнашучы 7 тел җәмгыяте 867 җыентыкны булдырды (күпчелек) яки баетты. 405 җыентык белән беренчелекне итальянча бүлеге алса, беренче өчлекне финишка 187 белән килгән украинчасы һәм 105 белән французчасы япты. Шәп нәтиҗә - хатын-кызларны ишеттерүдә өлешегез өчен изге рәхмәт.
- Вики хатын-кызларны ярата: ХатынКызСүзе
ХатынКызСүзе өземтәләр туплау проекты белән танылган хатын-кызларны алга чыгара "Вики хатын-кызларны ярата" инициативасы. Викиөзектә мәкаләләрне булдыру яки баету белән хатын-кызларга лаеклы игътибарын арттыруга багышлана бу башлангыч.
Икенче чыгарылышы тагын да күләмлерәк чыкты. 9 тел җәмгыяте катнашкан марафонда 1500+ җыентык булдырылды яки баетылды (бу юлы боларның өлеше югарырак булды)! Иң активлылар арасында итальянча һәм тагалогча бүлекләр урын алды. Барысын тәбриклибез :)
Беренче һәм икенче чыгарылышларының уңышлылыгы һәм дә эшләрлек эш бетмәгәнен истә тотып, #ХатынКызСүзе проекты 2022 елда да үткәреләчәк.
ХатынКызСүзе 2022: 1нче октябрь - 31 декабрь
Нигә кирәк бу ХатынКызСүзе кампаниясе
Викиөзекләр җыентыкларында ир һәм хатын-кызларның фикерләрен тигез тасвирлау
Гамәлдәге хәлне сурәтләү өчен, берничә кызыклы саннарны китерийк:
- Инглизчә Викиөзектәге 2020 елның 6 октябрь Баш битен алсак (уң яктагы скринны кара), Сайланган шәхесләр бүлегендә 29 ир кешегә 4 хатын-кыз гына туры килә
- Французча яки Инглизчә Википедиядә "Сайланган мәкалә" статуслы 260 хатын-кызның биографияләренә... Французча Викиөзектә бәйле өзекләр җыентыклары юк
- Инглизчә Википедиядә "Сайланган мәкалә" статуслы 162 хатын-кыз биографияләренә бәйле Викиөзек җыентыклары юк
- Французча Викиөзекләрнең шәхес җыентыкларында 777 хатын-кызга 3504 ир-кеше туры килә
Һичшиксез, үз Викиөзек җыентыгына хаклы булуы өчен яхшы өземтәләр әйтмәгәндер хатын-кызларның һәрбесе. Тик...
Нишләргә?
Планнарыбыз!
- Үзегезгә якынрак булган телдәге Викиөзеккә бераз сөюегезне бирегез. Хатын-кызларга багышланган өзекләр җыентыкларны табып, аларны баету урынлылыгын тикшереп алыгыз. Яки танылган өземтәләр авторлары булган танылган хатын-кызлар әйтүләренә багышланган яңа җыентыкларны булдырыгыз. Яки төрле җыентыкларга хатын-кызларның бәйле өзекләрне өстәгез. Булмаса проблемлы төркемләү категорияләрне төзәтегез
- Җыентыкларны баетканда, үзгәртүне тасвирлау тәрәзенә зинһар #SheSaid кертегез! Соңгысы башлангычыбызның телләр ара тәэсирен күзәтүне мөмкин итәчәк.
- Юк исә, өлешегезне бәйле тел бүлегендәге тематик портал битенә кертегез
- #ХатынКызСүзе башлангычы турында дусларыгыз һәм якыннарыгызга хәбәр итегез!
Кызыктырдымы?
- 2022 елгы #ХатынКызСүзе инициативасында катнашучылар исемлегенә үз хисап язмагызны һәм тел җәмгыятегезне кертегез!!!
- Телегездәге порталында проект битенә күчеп катнашыгыз, кирәк булса исә аны булдырыгыз!
- Оештыру өчен финанс ярдәме кирәк дип санасагыз, 1 сентябрьгә кадәр Викимедиа Фондына грант гаризасын биреп була
- Бәйле Telegram каналына кушыла аласыз: https://t.me/+Ro2OSi68A6E13vaS
- Проектның халыкара аралашу битендә онлайн-очрашулар вакытларын һәм башка мәгълүматны табып була
Тышкы ММЧларда тасвирлану
- Embrace Internet for Development, Herald.co.zw. 28 Sept 2021
- "#SheSaid Amplifies Women’s Voices via WikiQuote" from Diff
- #SheSaid : rendre compte de la parole des femmes, sur WikiQuote par Antoine Oury, publié le 22/02/2021