This page is a translated version of the page WikiGap Challenge and the translation is 87% complete.
Outdated translations are marked like this.

WikiGap Challenge

[Социаль медиа: #WikiGap]

Википедиядә хатын-кызларның тасвирлануын яхшыртуга багышланган мәкаләләр язу бәйгесенә рәхим итегез!

Нәрсә

Википедиянең мөмкин кадәр күп актив һәм Викимедиа инкубаторындагы тел бүлекләрендә хатын-кызлар һәм бәйле темаларны тасвирлауны көчәйтү максатлы мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту буенча ачык язу бәйгесе бу. Җиңүчеләр шәп призлар белән бүләкләнә. Challenge 2019 елда башланган глобаль WikiGap кампаниясе чикләрендә оештырыла.

2022 нче елда партнёрлар белән бергәләп җәмгыять үсешенә әһәмиятле өлеш керткән, ләкин Википедиядә юк дәрәҗәдә тасвирланган хатын-кызлар исемлеген әзерлибез. Бу мәкаләләр өстәмә баллар бирәчәк.

Шулай ук бер телдә тасвирланган, ә башкасында булмаган хатын-кызлар турында мәкаләләрне табу өчен WikiGapFinder коралын тәкъдим итәбез. Рәхим итеп, булдыру өчен яхшы мәкаләләрне билгеләүдә кулланыгыз!

Кайчан

The 2023 writing Challenge is unfortunately cancelled.

Ничек

Бәйге структурасы гади, KISS бәяләү системасына нигезләнгән: мәкаләләрне яхшырту өчен баллар аласыз, һәр катнашучы мөмкин кадәр күбрәк балл тупларга торыша.

Кем

Хатын-кызлар турында мәкаләләр язу яки яхшырту өстендә бергәләп эшләү һәркемгә ачык. Үз хисап язмасы булган һәр википедиячы теләсә нинди викида (әле инкубаторда үскәнендә дә) катнаша ала. Моның өчен Катнашучылар бүлегендә теркәлергә генә кирәк. Уңышлы катнашу турында мәгълүматны дөнья буенча оештырылган төрле WikiGap чараларда бирербез.

Нигә

Бәйге Швециянең чит ил эшләре министрлыгы (сайт) һәм Викимедиа Швеция тарафыннан, Швеция илчелекләре, БМО кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсе (OHCHR) һәм дөнья буенча төрле Викимедиа берләшмәләре ярдәмендә оештырыла. Википедиядә төрле темалар буенча мәкаләләр җитми - бу бәйге аша без хатын-кызларга бәйле мәкаләләрнең санын үстерергә хыялланабыз. Гүзәл затларыбызга һәм алар өчен әһәмиятле темаларга багышланган Википедия мәкаләләрен яхшырту аша укучыларыбызга хәзерге дөньяны булдыруга зур өлеш керткәннәре турында югары сыйфатлы мәгълүмат табу мөмкинлеген тәэмин итә.

Кушылырга!

Бәйге турында
Нигә ярый бу?
Призлар
Тәкъдим ителгән мәкаләләр исемлеге
Катнашучылар
Нәтиҗәләр
Дискуссия
Журнал