Celtic Knot Conference 2020/Videos pool/tt

Алдан яздырылган сессияләр исемлеген ничек кулланырда?

Кельт төене
Викимедиа күптеллелек конференциясе
9-10 июль 2020
Онлайн чара

🗒️ Трансляцияләр
программасы

⏯️ Яздырылган
чыгышлар

🛰️ Параллель
чаралар

💬 Төенне
бергә бәйлибез

🖋️ Материалларга
сылтамалар


"Кельт төене" конференциясе ерактан катнашмалы һәм халыкара форматта узуы аркасында, эчтәлегенең зур өлешенә теләсә кайчан ирешү мөмкинлеген булдыру дөрес. Моның аркасында докладчыларыбызның күбесен үз сессияләрен алдан яздырырга сорадык һәм Youtube видеоязмалары буларак урнаштырып, алар белән "заказ буенча" танышуны оештырабыз. Тезислар, слайдлар һәм өстәмә мәгълүматны түбәндә күрсәтелгән сессия вики-битләреннән табып була.

Эчтәлек белән танышу асинхрон рәвештә барачагы аркасында, чыгыш ясаучыларга сораулар һәм дискуссияне дә охшаш килеш оештыру дөрес. Һәр бер сессия өчен махсус блокнотәзерләнгән - монда бергәләшепп билгеләр, сораулар һәм аңлатмалар туплап торырбыз. Чыгыш ясаучылар боларга конференция дәвамында да, тәмамлангач та җавап бирә алачак.


Видеоны бер үзегез карарга теләмисез? Башкалар белән бергәләшеп була! Сессияне сезнең белән беръюлы карарга теләүчеләрне Телеграм-төркемебездә чакырырга, яки дә гамәлдәге коралларны кулланып уртак карау чараны оештырып була ("Бергәләп карыйбыз" бүлеген карагыз).

Бар сессияләр edit

 
Видео язмалар конференциягә берничә көн кала, 6 июль тирәсе бастырылачак.
Сессия һәм докладчы Озынлыгы Тема Сылтамалар
"Мәгариф өчен вики" өлкәсендәге баск программасы: өч елга күзәтү

Теклан

20 мин Мәгариф өлкәсендәге Викимедиа проектлары Youtube'та карау Дискуссия
Нармалаштырылган FAIR (гадел) лингвистик мәгълүмат – VerbaAlpina тикшеренү проектында Викимәгълүмат кулланылышы

Кристина Муттер

20 мин Викимәгълүмат Youtube'та карау Дискуссия
Үз җәмгыятегезгә үсәргә ярдәм итегез

Trizek (WMF), MMiller (WMF)

10 мин Вики-җәмгыятьләрне көчләндерү Youtube'та карау Дискуссия
Партисипатив лидерлык һәм бер-беребездән өйрәнү. Сантали телле Википедия җәмгыяте тәҗрибәсе

R Ashwani Banjan Murmu

10 мин Вики-җәмгыятьләрне көчләндерү Youtube'та карау Дискуссия
Викимәгълүматтагы саам телле топонимнар

Jon Harald Søby

20 мин Викимәгълүмат Youtube'та карау Дискуссия
Wici-Addysg. Википедия Уэльсның мәгариф системасы үзәгендә

Jason.nlw

20 мин Мәгариф өлкәсендәге Викимедиа проектлары Youtube'та карау Дискуссия
Доминант булмаган телләрдәге Википедия бүлекләре: Россия келәме бизәкләре

Олег Абарников, Зайтуна Нигаматьянова и Фархад Фаткуллин

20 мин Вики-җәмгыятьләрне көчләндерү Youtube'та карау Дискуссия
Викиханә: статистика һәм динамика

Николя Виньерон

20 мин Башкасы Youtube'та карау Дискуссия
Инкубаторны ничек яхшыртып була

Амир Э. Аарони

20 мин Лингвистик технологияләр Youtube'та карау Дискуссия
Реторороман теле атласы: Викимәгълүмат-Викиханә-Викисүзлек мөмкинлекләрен бергәләп куллану үрнәге

Иларио Вальделли

20 мин Лингвистик технологияләр Youtube'та карау Дискуссия


Тематик исемлекләр edit

 
Видео язмалар конференциягә берничә көн кала, 6 июль тирәсе бастырылачак.

Уңайлырак булсын өчен, боларны Youtube'та тематик исемлекләргә берләштердек:

  • Wikidata (Викимәгълүмат)
  • Language technology (Лингвистик технологияләр)
  • Wikimedia projects in education (Мәгариф өлкәсендәге Викимедиа проектлары)
  • Empowering wiki communities (Вики-җәмгыятьләрне көчләндерү)
  • Collaboration with cultural institutions (Мәдәният институтлары белән хезмәттәшлек)
  • Others (Башкасы)


Бергәләп карыйбыз edit

"Кельт төене 2020" конференциясе язмаларын карау өчен махсус вакыт билгеләнми. Чарага берничә көн кала алар Youtube'ка йөкләнәчә һәм соңыннан да ирешелерлек килеш калачак. Язмалар CC-BY-SA лицензиясе астында бастырылачак һәм башка платформаларга да йөкләнә алачак.

Кызыксындырган сессияләр белән таныша алуыгыз өчен конференциянең төп программасында "Бергәләп карыйбыз" исемле интервал тәкъдим итәбез - гомумән алганда, катнашучылар аларны үз тизлеге белән карауларын телибез.

Шулай да, видеоларны аулакта карарга мәҗбүрсез дигән сүз түгел бү! Башка катнашучылар белән "уртак карауны" планлаштыруның берничә ысулы:

  • Башлау вакыты турында килешү, бергәләп карый һәм бәйле блокнотта язулар туплый башлау
  • Видео-элемтәне башлатып (мәсәлән Jitsi платформасында), бергәләшеп видео карый һәм комментарийлар калдыра башлау
  • "Бергәләп карау" функционалы булган башка коралларны куллану (Google Chrome браузерында охшаш кушымта бар)

Бергәләп карауда катнашучыларныконференциянең Телеграм-төркемендә табып була: мәсәлән "Барчагызга сәлам! X сессияне карарга җыенам. Кушылырга теләүчеләр юкмы?"