Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрдә ана зат һәм хатын-кызлар 2023

This page is a translated version of the page Feminism and Folklore 2023 and the translation is 91% complete.
Outdated translations are marked like this.


  • Homepage
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • Commons homepage

Ел саен февраль һәм март айлары дәвамында дөньяның төрле төбәкләрендәге халык мәдәниятләре һәм боларга өлеш кертүче хатын-кызлары турында Википедиягә мәкаләләр язу бәйгесе. Дөнья халыкларының традицияләрен документлауга багышланган Викиҗыентыктагы Вики фольклорны ярата (WLF) фотография кампаниясенең Википедия өлеше.

Конкурсның төп максаты булып бөтен дөнья ирекле энциклопедиясен булган Википедия һәм Викимедиа Фондының башка проектларын кешелекнең мәдәни төрлелеге турында мәкаләләр белән баету тора. Проект бөтен дөнья буенча башка берләшмәләр һәм төркемнәр белән берлектә гамәлгә ашырыла, шуңа күрә бөтен дөньяның традицион халык мәдәниятләрен тасвирлау кысаларында без хатын-кызлар һәм гомумән хатын-кызлар башлангычы белән бәйле яктыртылмаган темаларга аерым басым ясыйбыз.

Бу күптелле конкурс Википедиядә 2019 елдан бирле үткәрелә. Аның төп бите Мета-Викида урнашкан. Бу Википедияләр, телләр һәм проектара хезмәттәшлеге арасындагы бәйләнешне тәэмин итә, һәм безнең Глобаль вики-мәхәббәт һәм үзара ярдәм хәрәкәтен шулай көчәйтәдер.

Конкурс мәкаләләре гомуми темага туры килергә тиеш. Темалар арасында үз җирлекләрендә яшәүчеләрнең традицион мәдәниятен тасвирлаучы бәйрәмнәр, биюләр, аш-су, кием яки көндәлек тормыш традицияләре булырга мөмкин. Мәкаләләрне без тәкъдим иткән исемлек буенча да, үзегезнеке буенча да ясарга ясый, иң мөһиме - алар традицион мәдәниятнең гомуми темасы кысаларында булсын һәм хатын-кызлар турындыгы темаларны арттырырга ярдәм итсен.

Төрле төркемнәр өчен матди булмаган мәдәни мирас төрле мәгънәгә ия. Бу баетучы өстәмә дә, мәдәниятара диалог өчен күпер дә, башка яшәү рәвешләренә үзара хөрмәт күрсәтү дә. Мәдәни белем төрлелеген арттыру чарасы булып та тора.

Тема

Быел, «Вики халык иҗатын ярата» фотоконкурсына охшаш, "Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрдә ана зат һәм хатын-кызлар 2023" википедия мәкалә конкурсы халык иҗатында хатын-кызлар башлангычына, халык иҗатында эз калдырган хатын-кызларның биографияләренә һәм хатын-кызлар белән бәйле башка темаларга басым ясый.

"Традицион халык мәдәнияте һәм иҗаты (фольклор)" - бөтен дөньяда таралган, ләкин халык бәйрәмнәре, биюләре, музыка, гореф-гадәтләре, традицияләре һәм кәсепләре, уеннары, аш-су, кием-салым, әкиятләр, спектакльләр, ышанулар, мифологияне үз эченә алса да, алар белән генә чикләнмичә.

"Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрдә ана зат һәм хатын-кызлар" - халык иҗатында, халык мәдәниятендә (халык артистлары, биючеләр, җырчылар, музыкантлар, халык спорт ярышларында катнашучылар, мифологиядә хатын-кызлар, сугышчы хатын-кызлар, сихерчеләр, әкиятләр һ.б.) хатын-кыз һәм теләсә нинди квир-персонал белән генә чикләнми.

Вакыты

2023 елның 1 феврале 00:01 UTC – 2023 елның 31 марты 11:59 UTC.

Конкурс кагыйдәләре һәм тәкъдимнәре

  • Үзгәртеләчәк яки яңа ясалачак мәкалә ким дигәндә 3000 байт яки 300 сүз белән баетылырга тиеш.
  • Сыйфатлы текст гына исәпкә алына (тупас машина тәрҗемәсе ярамый).
  • Мәкалә конкурс барышында яхшыртылырга яки булдырылырга тиеш (01.02 һәм 31.03 арасында).
  • Материал "Халыкларның мәдәни мирасы булган традицион мәдәниятләрдә ана зат һәм хатын-кызлар" темасына туры килергә тиеш.
  • Мәкалә ятим булырга тиеш түгел.
  • Мәкаләдә авторлык хокуклары бозылмаска, җирле әһәмият критерийларына туры килергә һәм тематик абруйлы чыганакларга сылтамалар булырга тиеш.
  • Бәйгенең җирле координаторларына Википедиянең тел бүлекләрендә Fountain бәяләү коралында тематик кампания булдырырга киңәш ителә. Шулай ук Outreach Dashboard кулланырга мөмкин.
  • Әгәр дә җирле координатор фонтан коралы ярдәмендә конкурс өчен бәяләү мохитен булдырмаса, нәтиҗәләр һәм ясалган мәкаләләр исемлеге Мета-Викида, проект нәтиҗәләре битендә бастырылырга тиеш.
  • Fountain инструментында тематик кампания булдыру белән ярдәм итү өчен сорауларыгызны support(_AT_)wikilovesfolklore.org-га җибәрегезчеsupport(_AT_)wikilovesfolklore.org.


Призлар

Халыкара этапта иң яхшы авторлар өчен бүләкләр:

  • 1-нче урын: 300 АКШ доллары
  • 2-нче урын: 200 АКШ доллары
  • 3-нче урын: 100 АКШ доллары
  • Киләсе 10 алдынгы язучыга бүләкләр: һәркемгә 50 АКШ доллары
  • Шулай ук призлар һәр катнашучы тел бүлегендә мәкаләләр булдыру буенча лидерларга биреләчәк. Өстәмә мәгълүмат өчен проект битен карагыз.

(Призлар бүләк ваучерлары/купон формасында гына биреләчәк)

Жюри өчен хәбәр

Сезнең тел җәмгыятендә катнашучылар призлар алу мөмкинлеге булсын өчен, материалларны бәяләүне һәм тел бүлеге нәтиҗәләрен игълан итүне 15 апрельгәчә башкарыгыз.