Wiki4Women/tt
Тәрҗемә белән ярдәм итәргә телисезме? Җитмәгән хәбәрнамәләрне тәрҗемә итегез. Чараларда башка телләрдә катнашу
#Wiki4Women
Википедиядә язылган һәр 5 биографик мәкаләнең 1 азрагы хатын-кызлар турында,
Халыкара хатын-кызлар көнендә ЮНЕСКО сезне цифрлы мохиттә бу гаделсезлекне төзәтү чарасына өлеш кертергә чакыра.
Кампаниягә кушылыгыз
Башлау
Чаралар
Проект турында хәбәр тарату | Югарыдагы сылтамаларны Facebook, Twitter һәм Instagram кебек социаль челтәрләрегездә бастырып кешеләрне кушылырга чакыру. | 2 минут | |
Шәхесне тәкъдим итү | Википедиядә аның турында мәкалә булырга тиеш дип санаганыгыз берәр шәхес исемен тәкъдим итегез. | 3 минут | |
Исемлекне тәкъдим итү | Википедиядә алар турында мәкалә булырга тиеш дип санаганыгыз хатын-кызлар исемлеген тәкъдим итегез. | 3 минут | |
Чыганак тәкъдим итү | Хатын-кызлар турында Википедия мәкаләләрен булдыру өчен кулланыла алырлык чыганак тәкъдим итегез (китап, веб-сайт һ.б.). | 3 минут | |
Мәгълүматлар җыентыгын тәкъдим итү | Википедиядә кулланыла алган хатын-кызлар турында яки караган мәсьәләләргә бәйле мәгълүматлар җыентыкны тәкъдим итегез. | 3 минут | |
«Бу белемнең хуҗасы кем?» фотобәйгесе | Танылган хатын-кызларның ирекле лицензияле фотографияләрне табуга багышланган «Бу белемнең хуҗасы кем?» #VisibleWikiWomen бәйгесендә катнашыгыз. | 10 минут | |
Википедия мәкаләләрен яхшырту | Википедиянең гамәлдәге мәкаләләрне яхшырту белән ярдәм итегез (яңа мәкаләне булдыруга тотынганчы яхшы практик адым). | 15 минут | |
Википедия мәкаләләрен тәрҗемә итү | Википедиянең берәр тел бүлегендәге мәкаләләрне башкасына тәрҗемә итегез. | 20 минут | |
Википедиягә яп-яңа мәкаләне язу | Бастырылу алдыннан тәҗрибәле катнашучылар тарафыннан тикшереләчәк Википедия мәкаләне языгыз. | 30 минут |
Башка телләрдәге чараларда катнашыгыз
Чара бар телләрне кулланучы кешеләр өчен ачык, зинһар:
|
Нигезләүчеләр
Төп партнёрлар
Ярдәм күрсәтүчеләр
Аурупа Берлеге, Исландия, Канада, Швеция, CHANEL Фонды, Франциянең милли аудиовизуаль сәнгатьләр институты, France Médias Monde телекомпаниясе
Хезмәттәшлек оештыру партнёрлары
Хокуки белдерү
#Wiki4Women — Википедия мәкаләләрне һәм исемлекләрне булдыру, яхшырту һәм тәрҗемә итү аркылы цифрлы мохиттә үз тормышны кешелекнең белемен үстерүгә багышлаган хатын-кызлар турында мәгълүматның тиешлечә тасвирлануын алга сөрүче инициатива. Бу мәкаләләр һәм исемлекләрдәге мәгълүмат төрле чыганаклар нигезендә булдырыла һәм дәлилләнә, үзенә авторларның карашлар һәм шәхси бәяләмәләрне ала ала. Бу мәкалә һәм исемлекләрдә яки аларда китерелгән тышкы веб-сайтларга сылтамалар буенча урын алган мәгълүмат ЮНЕСКО тарафыннан контроль ителми, тикшерелми, гарантияләнми, анда китерелгән фикер, продукт яки хезмәтләрне якламый. Бу яки алар аркылы ирешерлек сайт/ресурслардагы контент, товар яки хезмәтләрне куллану аркасында туа алган зыян яки зарар өчен турыдан-туры яки читләтелгән җаваплылыкны ЮНЕСКОга йөкләнелә алмый. |