Privacy policy/2008/tt

This version of the Privacy policy was approved in October 2008 by the Board of Trustees. Next version was approved in the June 2014.

Бу бит Privacy policy документының Яшеренлек сәясәте исеме астында татарча варианты.

Яшеренлек сәясәте

Гомуми кысалар edit

Бу сәясәт Викимедиа Фондының (алга таба "Фонд") Викимедиа проектлары белән идарә итү һәм бу проектларда (алда "Проектлар") катнашучылар бергәлекләренең яшәешен тәэмин итү вазифасын үзенә йөкләве сәбәпле үз серверларында җыйган яки саклаган шәхси мәгълүмат белән бәйле. Фонд, үзенең мәгълүмат саклап калу сәясәтенә (Data Retention Policy) туры китереп, Проектларның оператив ихтыяҗларына кирәк булган шәхси мәгълүматны иң аз күләмдә җыя һәм саклап тора.

Проектларның ачыклык һәм уртаклык табигате edit

Викимедиа Фондының барлык проектлары MediaWiki программа тәэминатын кулланып катнашучыларның уртак хезмәте белән барлыкка китерелә һәм үсә. Интернетка керү мөмкинчелеге булган теләсә кайсы кеше (башка бернинди чикләүләрсез) аноним рәвештә яки теркәлгән кулланучы буларак бу сайтларның үзгәртү өчен ирекле булган сәхифәләренең эчтәлеген үзгәртә ала. Төзәтүчеләр тарафыннан барлыкка китерелгән документ җәмгыять өчен ачык була, шулай ук барлык өстәлгән, бетерлгән яки үзгәртелгән сүзләр һәм гыйбарәләр турында мәгълүмат та барлык җәмәгатьчелеккә күренә торган

була. Боларның барысы да ачык гамәлләр һәм төзәтүчеләр бу үзгәртүләрнең
авторлары буларак билгеләнәләр. Проекттагы барлык кертемнәр һәм бу 

кертемнәр белән бәйле барлык мәгълүмат авторга мөрәҗәгатьсез лицензияләнә, һәм өченче шәхесләрнең (берникадәр чикләүләр белән) бу мәгълүматны копияләргә, яңадан кулланырга һәм үз максатларына җайлаштырырга хаклары бар.

Фонд проектларында эшчәнлек edit

Гомумән, бу сәясәт бары тик Фонд тарафыннан тупланучы һәм аның серверларында сакланучы ачык булмаган шәхси мәгълүматка карата кулланыла. Проектлар белән бу сәясәт карамагына кермәгән мөнәсәбәтләргә битләрне карау һәм төзәтү, "Кулланучыга хат җибәрү" вики-функцияне куллану, Фонд тарафыннан идарә ителгән почта хатлары исемлекләренә язылу һәм бу адресатларга хат җибәрү, шулай ук «OTRS» дип аталган Фонд күңеллеләре белән мөнәсәбәт кору чарасы керә (ләкин алар белән чикләнми). Бу мөнәсәбәтләр кулланучыларның IP-адресларын, һәм, ихтимал, башка шәхси мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә яки күңеллеләрнең Фондка бәйсез рәвештә хезмәт күрсәтүче билгеле төркемнәренә ачарга мөмкин. Кулланучылар шулай ук Фонд сайтларыннан тышта, электрон почта аркылы, IRC һәм башка чатлар, бәйсез сайтлар аркылы үзара мөнәсәткә керергә мөмкиннәр. Һәм бу аралашу чараларын кулланыр алдыннан мөстәкыйль рәвештә

хәвеф-хәтәрне һәм шулай ук үз шәхси мәгълүматыңны саклауда шәхси 

ихтыяҗларны тиешенчә бәяләргә кирәк.

Кулланучыларның хисап язмалары һәм авторлык edit

Фонд төзәтүчеләрнең проектта теркәлүен таләп итми. Теләсә кем берәр кулланучы исеме астында авторизациясез төзәтүләр кертә ала - бу очракта ул IP-адресы буенча билгеләнәчәк. Авторизацияләнгән кулланучылар үзләре сайлап алган хисап язмасы буенча билгеләнәләр. Кануннар буенча таләп ителгән башка очракларда беркем дә үз хисап язмасының серсүзен яки кулланучыны билгеләүдә кулланылган кукиларны ачып салырга яки аңлы рәвештә күрсәтергә тиеш түгел. Барлыкка китерелгәннән соң кулланучыларның хисап язмалары бетерелми. Бары тик хисап язмасының исемен аерым проектларның сәясәтенә бәйле рәвештә үзгәртү мөмкинчелеге бар. Фонд таләп буенча хисап язмасы исеменең үзгәртелүенә гарантия бирә алмый.

Шәхси мәгълүмат туплау максатлары edit

Кулланучыларны билгеләргә мөмкинчелек бирүче шәхси мәгълүмат туплаганда Фонд үз проектларының иминлеге өчен хезмәт итүче максатлар белән генә чикләнә. Болар арасына түбәндәгеләр керә (ләкин алар белән чикләнми):

Проктларның җаваплыгын арттырыр өчен. Фонд мөмкин булган максималь

дәрәҗәдә җәмәгатьчелекнең катнашуы өчен ачык булган теләсә кайсы системаның шулай ук җимергеч һәм таркатучы эшчәнлеккә карата зәгыйфь булганлыгын таный. Фонд һәм проект катнашучылары бергәлеге зарар китерүче гамәлләрне кисәтү һәм алардан арыну өчен төрле механизмнар барлыкка китерделәр. Мәсәлән, проекттагы гаеп эшләрне тикшерү вакытында,

шул исәптән зарар китерүче "курчакларны" («sockpuppets» исеме астында 

билгеле булган һәм хисап язмаларының дубльләрен хасил итүче) кулланудагы

шөбһәләр булганда, вандаллык, башка кулланучыларны кысрыклау яки зарар 

китерүче үз-үзен тотыш очракларында кулланучыларның IP-адреслары (протоколлаштырылган мәгълүматлар яки мәгълүмат базасы язмалары нигезендә) мондый яраксыз гамәлләрнең чыганакларын билгеләүдә кулланылырга мөмкин. Бу мәгълүмат үз бергәлекләрендәге проектларның иминлеге өчен җаваплы администратор хаклары булган кулланучылар өчен ачык булырга мөмкин.

Сайт статистикасы өчен. Фонд сервер протоколлары ("чи" протоколлар -

«raw log data» дип аталучы) мәгълүматына нигезләнеп кулланучыларның керү

статистикасын алып бара. Бу протоколлар сайтның статистика сәхифәләрен 

барлыкка китерер өчен кулланыла; "чи" протоколлар мәгълүматы киң җәмәгатьчелеккә ачылмый.

Техник проблемаларны чишәр өчен. Мәгълүмат техник мәсьәләләрне

чишүчеләр тарафыннан эш барышында һәм дөрес эшләмәгән веб-үрмәкүчләрне күзәтү барышында кулланылырга мөмкин.

Мәгълүмат саклау буенча җентекле информация edit

Гомуми өметләр edit

IP-адреслар һәм башка техник мәгълүмат edit

Кеше берәр битне йөкләгәндә яки укыганда, яки Викимедиа серверларына

электрон хат җибәргәндә гадәти сайтның эш протоколлары белән чагыштырганда аның турында артыграк мәгълүмат җыелмый. Викимедиа Фонды мондый операцияләрнең тулы протоколларын саклый ала, ләкин алар беркайчан да киң җәмәгатьчелеккә ачылмаячаклар һәм намуслы кулланучыларны эзәрлекләүдә кулланылмаячаклар.

Берәр бит теркәлгән кулланучы тарафыннан үзгәртелгәндә сервер чикле

вакыт дәвамында IP-адрес белән бәйле яшерен мәгълүматны саклый. Билгеле вакыт үткәннән соң бу мәгълүмат үзеннән-үзе бетерелә. Теркәлмәгән кулланучылар җәмгыятькә ачык рәвештә үзгәртүләр авторының исеме рәвешендә күрсәтелүче үз IP-адреслары буенча билгеле булалар. Бу нинди дә булса өченче тарафка үзендә булган башка мәгълүмат ярдәмендә бу IP-адресны кулланып авторны билгеләргә мөмкинчелек бирергә мөмкин. Теркәлү һәм регистрация үткән хисап язмасы аркылы эшләү яшеренлекне саклауны күбрәк тәэмин итә.

Кукилар edit

Проект сәхифәләренә кергәндә сайтлар керүче компьютерда «куки» (cookie)
дип аталучы вакытлы сессия идентификаторы урнаштыралар. Материалларны 

үзгәртергә яки теркәлергә җыенмаган кулланучылар бу мөмкинчелектән баш тартырга мөмкиннәр - бу очракта куки гизгеч сеансы тәмамлангач бетерелә.

Теркәлгән очракта киләсе керү вакытында кулланучы исемен (ихтимал, 

парольне дә) яңадан кертмәс өчен өстәмә куки урнаштырылырга мөмкин. Әгәр

дә кулланучы гизгечендә кулланучы исемен һәм парольне истә калдыру 

мөмкинчелеге кушылган икән, бу мәгълүмат 30 көнгә кадәр сакланачак һәм Проектка һәр кергән очракта серверга җибәрелә торган булачак. Һәркем куллана ала торган компьютер кулланучылар һәм үз хисап язмасын алда аны кулланачак кешеләргә белдерергә теләмәгәннәр бу кукиларны үзләреннән соң

бетерергә тиешләр (бу очракта шулай ук гизгеч кэшын да чистартырга 

кирәк).

Битне төзәтү тарихы edit

Мәкаләләрне, кулланучыларның шәхси битләре һәм Проектның бәхәс

битләренең төзәтүләр тарихы яки башка кертемнәр нигездә мәңгегә сакланалар. Проекттан берәр текстны юк итү андагы мәгълүматны бетерми. Кагыйдә буларак, Проектларда һәр кеше мәкаләнең алдагы версиясен һәм аның эчтәлеген күрә ала. Хәтта мәкалә бетерлегән булса да, югарырак мөмкинлекләргә ия кулланучылар гомум җәмгыятькә күренә торган зонадан нәрсәнең бетерелгәнен күрә алалар. Кайбер очракта Викимедиа серверлары белән турыдан-туры эш итү мөмкинчелеге булган шәхесләр тарафыннан мәгълүмат бөтенләйгә бетерелергә мөмкин. Ләкин мәхкәмә карарын яки охшаш

хокукый процессны җиренә җиткерү сыман сирәк очраган сәбәпләр аркасында
Фондның материалларны төзәтү тарихын бөтенләйгә юк итүе очракларыннан 

тыш башка очракларда охшаш мәгълүматны тулысынча бетерүдә гарантияләр юк.

Кулланучының кертеме edit

Теләсә кайсы кулланучының кертеме турындагы мәгълүмат шулай ук туплана

һәм аңа гомум бу мәгълүмат һәркемгә ачык. Кулланучыларның кертеме аларның хисап язмалары һәм теркәлү статусы буенча төркемләнә. Һәрбер төзәтүнең эшләнү вакыты һәм барлык төзәтүләр саны кебек кулланучының кертеме турындагы мәгълүмат шулай ук һәркемгә ачык.

Проектның эчендәгеләрне карау edit
Кулланучылар яки башкалар битләрне караганда алар турында Интернеттагы
уртача статистик сервер туплаган мәгълүматтан да артык мәгълүмат 

тупланмый. Югарыда күрсәтелгән гомуми техник мәсьәләләр кысасында тупланган сервер протоколлары мәгълүматыннан тыш кулланучыларга үз шәхсиятләрен җәмгыять каршысында ачу куркынычы янамый. Сервер протоколлары мәгълүматлары үз эченә теләсә кайсы кулланучының IP-адресын

ала ала. Ләкин бу мәгълүмат беркайчан да киң җәмәгатьчелеккә ачылмый. 
Проектларны үзгәртү edit