Small Wikipedia Community Sustainability/Why bother/tt

Милләтеңә һәм аның теленә якты киләчәк телисеңме? Үз кулларыңа алчы! Ничек? Бу телдәге Википедиягә кертем ясарга, тупланган белем һәм тәҗрибәң белән уртаклашырга башла!

Кешеләр җәмгыятьләре эчендәге күптеллелек кирәге һәм аның тотрыклылыгын саклау юллары

Берәр кеше, тел, мәдәният яки белем әһәмиятле түгел икән, бар башкаларына да мәгънәсез.
Презентацион материал
Заманча тормышның практик биремнәрне чишүдә дәлилләнгән кыйммәте булмаган аерым мәдәни феномен яки аны барлыкка китерүдә һәм хезмәтләндерүдә кулланылган телләр һәм карашларны ясалма килеш яшәтү руник әлифба яки башка берәр тарихи технологиягә табынуга тиң.

— Фәрһад Фәткуллин[1]

Бу бит бар телләрнең тигез цифрлы тотрыклылыгын тәэмин итү максаты нигә әһәмиятле булуын тасвирлауга багышлана. Викимедиа хәрәкәтенең асылын билгеләүче идеалларына тугрылыклылык һәм Википедиянең максатына ирешү өчен кирәклеге, ягъни бар булсын волонтёр-редакторлары, булсын киңрәк стейкхолдерларына кыйммәтле булуының сәбәпләре аңлатыла.

Түбәндәге материал Викимедиа тел күптөрлелеге волонтёрлары җәмгыятенең рус телле Telegram-чатындагы аралашулар чикләрендә пешеп чыкты. Сахалы Википедиянең волонтёр-бюрократы HalanTul тәкъдиме белән башланды: 2018 елда Русча Викихәбәрләрдә Башкортча Википедия аксакалы Рөстәм Нурыев тырышлыгы белән Сиңа Википедия ни өчен кирәк? исеме астында 5 мәкаләдә каралган темасына кайтып, шул ук призмадан Вики-күптеллелек темасын тикшерү шәп булыр иде дип. Дөнья буйлап яшәүче викимедиачыларының төрле каналлар буенча килгән бар комментарий һәм өлешләрен бергә туплауны һәм беренче булып монда бастыруны үз өстенә Фәрһад Фаткуллин (Казан, Татарстан, Россия) алды. Бу материалларны шулай ук татар телендә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе (16-17 фев. 2024) материалларында бастыру һәм, мөмкинсә, пленар утырышында тәкъдим итү планлаштырыла. Вики-волонтёрларның элеккеләренә өлеше өчен 2023 һәм 2022 материалларын карагыз.


Кереш өлеше edit

Фәнни эш аерым телләрнең һәм аларны кулланучылар җәмгыятьләре туплаган этно-мәдәни белемнәрнең саклануын һәм бөтен кешелеккә хезмәт иттерүне тәэмин итү юлларына багышлана. Моның өчен кирәкле булган бер юлы һәм дәвамлы ясалачак инвестицияләр төрләре һәм күләме өйрәнелә. Кешелекнең күптеллелеге хәзинәсе аерым чишелешләрнең ныграк интеграцияләнүе, бар телләрнең бар процесслардагы текст һәм тавышлы интерфейсларда тигез килеш кулланыла алуы аркылы гына сакланыла алынганы нәтиҗәсе ясала.

Тезислар edit

Фәнни-технологик прогресс ярдәмендә кешелек үзенә идеаль диярлек цифрлы Вавилонны төзеп бетереп килә. Кулланган табигый телләренә карамастан һәркем бар башкалар белән хезмәттәшлек итә алырлык дөньяда яшибез.

Кешеләр җәмгыятендә табигый телләр төрле функцияләрне үти. Символик этномәдәни һәм башка төркем мохитләре өчен уртак табигый телләр иялек, уртак кемлек һәм үзаң күрсәткече булып тора. Бу яктан телнең сәламәтлелеген кайгыру юллары: төркем вәкилләренең башкалар белән элемтәләрен әзәйтү, чикләү, боларның тәртипләрен билгеләү, чит-ятлардан мәдәни читләшүне боеру.

Белем икътисады шартларында яшәүче шәхесләр өчен исә телнең кыйммәте инструменталь мөмкинлекләренә бәйле. Бу дәрәҗәдә тел - туктамыйча үзгәрә торган сәнәгый, хезмәт күрсәтү, фәнни-технологик тикшеренүләр эшчәнлекләрендә катнашуга юл ачучы корал, заманча җәмгыять мәдәниятен баетуда нәтиҗәле катнашу интерфейсы булып тора. Тотрыклылык монда төрле мәдәни үзенчәлекләргә карамастан хезмәттәшлек мөмкинлекләренә бәйле.

Ресурслар чикле системалардагы аерым феноменнар үзләренең китергән файдалары белән кызык. Корпоратив дөньясында оешмалар төрле өстәлгән кыйммәтне тудыру чылбырларына яки башка охшаш форматларда хезмәттәшлек итә. Цифрлы эра шәхесләренең аерым бер табигый телгә игътибары да шулай ук материаль һәм иҗтимагый дөньяларда үзләренә сизелерлек "хаклы" файда китерергә тиеш. Катнашучылар саны һәм төрлелеге үсүе белән экосистема/платформалар тотрыклырак, катнашучы-кулланучылары өчен исә файдалырак була. Популяр социо-икътисади платформаларда кулланыла алмаган тел кирәкмәгән әйбер дәрәҗәсендә игътибарга лаеклы.

Биологик төрләр һәм мохитләр кебек үк, телләр һәм мәдәниятләр туктамыйча үзгәрә торган экосистема шартларына ияләшеп торуы аркылы гына саклапын кала. Күптеллелекнең киләчәген тәэмин итүне теләсәк, бәйле трансформацияне кузгатуга һәм эшләтү инфраструктурасын тиешлечә хезмәтләндерүгә дәвамлы китәчәк көч һәм чыгымнар каплана алачагын, боларның башка инвестицион проектларда куллануга караганда күбрәк файда китерәчәкләрен күрсәтә алуыбыз кирәк.

Күптелле мохитне саклауга инвестицияләр җәмгыятьнең бар дәрәҗәләрендә әһәмиятле файда китерә, тик болар аеруча экосистема дәрәҗәсендә нык сизелерлек: юл хәрәкәтенә бәйле знак-белдерүләр, төрле плакат һәм такталар, кушымталарда, социаль челтәрләр яки порталлардагы текстлы, кешеләр яки виртуаль ассистентлар белән аралашуда кулланылган тавышлы интерфейслар.

Телләр һәм мәдәни белемнәренең яшәешен тәэмин итүче инфраструктураның билгеле дәрәҗәдә стандартлаштырылуы һәм хезмәтләрен күбрәк кулланучыларга күрсәтү күпсанлы аерым параллель чишелешләр булдыру һәм финанслауга карата отышлырак күренә. Иерархик вертикаль контрольле системалардан тигезләр хезмәттәшлегенә нигезләнгән челтәрле горизонталь модельләргә күчү өстәмә социаль-иҗтимагый кыйммәтне тудыра. Барлыкка килгән мохиттәге төрле проектларга төрле мәдәни тәҗрибәсе булган катнашучыларны җәлеп итү җиңеләя, шәхси тәрҗибәләре һәм болар призмасы аркылы күргән-тойган мөмкинлекләрне ачыклау, кулланылган ысул-технологияләрне туктамыйча яхшыртуны тизләтү процессы өстәмә кыйммәт тудыруга китерә.

Фәнни модельләр, кулланылырлык технологик чишелешләр һәм уңышлы сынау проектлары гамәлдә булуы аркасында, киң-күләм кулланылышка күчерү өчен төп киртә иҗтимагый-сәяси булып кала — аерым затларның критик фикерләү, уйламыйча гына традицион ысул-карашларга нигезләнеп эш итү урынына шәхси гамәлләре өчен тулы әхләкый җаваплылык алу, бөтен кешелекнең яшәгән-үлгән-туачак буыннары приоритетлары күзлегеннән эш итү һәм идари процессларга үзгәрешләр кертү кирәклеге. Котылгысыз үзгәрешләргә каршы көрәшү урынына контрольле экспериментлар куюны яклау һәм отышлы яңа ысулларны табуга теләктәшлек күрсәтү хәерлерәк күренә.

Меңъеллыклар дәвамында формалашкан һәм камилләшкән уникаль мәдәни тәҗрибә призмаларын гомумкешелек экосистема тотрыклылыгы хакына саклау әһәмиятле булса, бүгенге көндә сөйләшүчеләр санына карамастан бәйле телләргә тигез мөмкинлекләрне, бу аерым җәмгыятьләр өчен үз махсус кирәкләрен кайгыра алуларын тәэмин итүче коралларны, моңа ярдәм итүче концептуаль һәм терминологик аппаратларын тудыру мөмкинлекләрен тәкъдим итә алуыбыз шарт.

Тулы текст edit

Шулай ук карагыз edit

Искәрмәләр edit

  1. Фәткуллин Ф.Н. Россия телләрендәге Википедияләрнең бүгене һәм иртәгәсе: нигә һәм ничек? (Russian), Фин-угыр вики-семинары, Петрозаводск, 6-9 май 2016 г.